Сочинение на татарском языке чишмэ
Сочинение на татарском языке чишмэ
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? Бу язмамда мин шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын.
Зур булмаган Каршы тау итәгенә сыенып утырган кечкенә генә Норма авылы янәшәсеннән Кирмән инеше ага. Язларын бер дулап, шаулап ала да, кабат үз ярларына кайтып, авылның кешеләре кебек сабыр-салмак кына ага да ага ул. Ярларын куе таллыклар каплап алган, кыр үрдәкләре, челәннәр үзләренә сыену урыны тапкан биредә. Җәйләрен суы чыпчык тезеннән генә калса да, төрле яктан килеп кушылган саф чишмә сулары бөтенләй саегырга, кибәргә ирек бирми аңа. Әйе, авыл кечкенә булса да, чишмәләргә бик бай. Кайда көрәк төртсәң, шунда чишмә чыга бездә. Авылның Аръяк һәм Күлле як урамнарында яшәүчеләр баз казып бәрәңге сала алмыйлар, койма- капка баганалары да озак утырмый – авыша башлый.
Ә чишмәләр вакыт агышын тоймый да кебек агалар да агалар. Менә Керәч чишмәсе – суы салкын һәм бик каты, Ташчишмә урман юлы буенда урнашкан, юлаучыларны гомер буе тәмле суы белән сыйлаган. Вәли чишмәсе авылның Югары Оч урамын сөендергән. Ни кызганыч, бу чишмә инде бүген юкка чыгу алдында тора. Кәли чишмәсе Аръяк урамыннан ук агып чыга, суын эчәр өчен тотмыйлар, нигездә, малларга эчертү өчен генә кулланалар. Олы чишмә авылның Үзәк урамын су белән тәэмин итә, суы йомшак, шифалы. Биредә бөтен авылга бердәнбер булган кер чайкау урыны – улаклы чишмә дә урнашкан. Элек-электән бирегә бөтен авыл кер чайкарга йөргән, бу чишмәдә юылган кернең төсе ачылып китә дип ышанганнар. Автомат кер юу машиналары тормышыбызга килеп кергәч, чишмә юлларына җәен үлән үсә, кышын кар баса. Әмма чишмәләребез төзек, алтын куллы, изге күңелле осталарыбыз чишмәләрне карап, тәртиптә тота әле. Олы чишмәбезнең суы шифалы икәнлеген авылдашлар гына түгел, тирә-яктагы авыллар да яхшы белә. Аның тәнгә көч-куәт бирә торган суын алырга ераклардан киләләр. Мондый чишмәләрнең кадерен белергә кирәк. Илдар Юзеев та үзенең “Аксакал нәсихәте” шигырендә болай дип яза:
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Авылымның челтер чишмәләре әле бик күп. Чираттагысы – Куян чишмәсе. Кушаматы Куян булган Кәрим бабайның бакча башында урнашкан ул. Кәрим бабай бу чишмәне һәрчак тәртиптә тоткан. Үз заманында бабай чишмәгә имәннән эшләнгән мичкә утырткан, суы агар өчен улак урнаштырган. Кәрим карт вафатыннан соң да чишмә күп еллар авылдашларга хезмәт итте әле. Колхозлар чорында буалар ясау модага кергәч, Бәләкәй суны да буып куйдылар. Куян чишмәсен су басты, ләм утырды. Шулай итеп, ул юкка чыкты.
Чираттагы тукталышыбыз – Кирмән инеше белән Бәләкәй су очрашып кушылган урында урнашкан Габдулла чишмәсе. Шушы чишмә турында иркенләбрәк сөйләргә телим дә инде мин. Бу чишмәнең барлыкка килүе, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, нефть чыгару белән бәйле. Илленче еллар башында безнең якларда нефть эзләүче геолог-разведчиклар бригадалары эшли. Кече Кирмән, Су-Елга, Урта Кирмән авыллары белән беррәттән, алар безнең Нормада да эшли. Авылда байтак вакыт була геологлар. Авыл кешеләрендә фатирда торалар, авылның төрле якларын бораулап, кара алтын эзлиләр. Кызганычка каршымы, әллә авыл кешеләренең һәм табигатенең бәхетенәме, нефть ятмалары бик аз булып чыга. Шуңа күрә, борауланган скважиналарын томалап китеп бара белгечләр. Ә кайбер бораулаган урыннарында су гына бәреп чыга.
XX гасырның җитмешенче еллары башында, алда әйтелгән ике инеш кушылган урында, Кирмән елгасы аша авыл халкы яңа күпер төзи. Бу күпер авылдашларга малларны көтүлеккә чыгару өчен хезмәт итә. Корылманы төзеп бетерәләр. Көчле бульдозер белән эттереп, күпер алдына балчык өйгән вакытта, тракторның көрәге заманында геологлар томалап киткән торбаны сындырып чыгара. Сынган урыннан, көчле ташкын булып, су бәреп чыга. Бераз ташыганнан соң, су акрыная. Торба авызын берничек тә томалый алмыйлар, су шул килеш агуын дәвам итә. Вакытлар үтү белән, авылдашлар биредә чишмә ясап куя. Чишмә авылдашыбыз Габдулла абзый өенә якын гына урнашкан булганга, шушы игелекле абзый су чыганагын гомере буе карап-тәрбияләп тотты. Тирәсен рәшәткә белән әйләндереп, җәен үләнен чабып, кышын карын-бозын чистартып торды. Шушы абзый хөрмәтенә, халык чишмәне Габдулла чишмәсе дип йөртә. Бу абзыебыз инде күптән вафат, ләкин игелекле исеме һаман авылдашлар телендә. Чишмә халыкка озак еллардан бирле хезмәт итә инде. Шунлыктан, рәшәткәләре сынып, баганалары кыйшаеп бара иде. Бу хәлгә авылдашларның да эче поша башлады. Чишмә Сабантуй мәйданына да якын урнашкан. Кайткан кунаклар да иң башта чишмә янына төшә. Җыелышып киңәштек тә, кем күпме булдыра – шуның кадәр акча җыйдык. Бер генә кеше дә бу изге эштән читтә калырга теләмәде. “Ил төкерсә – күл була”, – ди бит халкыбыз. Өмә ясап, чишмәбезне матурлап та куйдык. Өстен бетон плитәләр белән капладык: кар, яңгыр сулары үтәрлек түгел. Тирәсендәге җимерек рәшәткәләрне сүтеп ташлап, калайдан бизәкләп ясалган өр-яңа койма тотып куйдык. Билгесез булып калырга теләгән бер авылдашыбыз бер төнне чишмәгә бик матур язу да беркетеп куйган. Хәзер чишмәбез ерактан балкып тора, авылдашларга рәхмәт әйтеп, көне-төне челтери. Шимбә-якшәмбе көннәрендә тирәсен машиналар сарып ала – ялга авылга кайткан авылдашлар зур-зур савытлар белән тәмле чишмә суын шәһәргә алып китәләр.
Чишмә — төзекләндерелгәнгә кадәр
Чишмә — төзекләндерелгәннән соң
Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Алар – Аллаһның адәм балаларына биргән тиңдәшсез байлыгы. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр.
Язмамны И.Юзеев сүзләре белән төгәллисем килә:
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез.
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,
Чишмәләрнең кадерен белегез!
сочинение на татарском «Чишмэлэр»
Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
Борынгы кешеләр чишмә, кое, диңгез, елга, күл, буа, кебек су чыганакларына табынганнар. Аларны изге әйберләр дип исәпләгәннәр. «Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, – дигәннәр борынгылар.
Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Авыл картлары белән бергә яшьләр дә чишмәләрне чистарту, саклауда башлап йөриләр. Мәктәпләрдә экологик отрядлар эшли. Бу – табигатькә сакчыл караш арта бару билгесе.
Әниемнең туган ягында да чишмәләр бик күп. Бу төбәкнең матур табигате, саф күңелле, эчкерсез һәм гади кешеләре мине үзенә тарта. Авылга килеп кергәнче, һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, авыл халкын һәм юлчыларны тәмле суыннан авыз итәргә чакырып, челтер-челтер чишмә агып утыра. Торбалар аша бик күптәннән авыл урамнарына су кертелгән булганга, авыл халкы чишмәгә суга бармый, бары тик авыл башында яшәүче өлкән яшьтәге апалар гына, көянтәләрен иңнәренә асып, чишмәгә сирәк-мирәк кенә суга йөриләр. Авылга килен булып төшкән яшь кәләшләргә чишмә юлын күрсәтү йоласы да онытылып бара. Ләкин авыл халкы чишмә буен бервакытта да пычратмый, чишмә улакларын чистартып, яңартып тора. Сабантуй вакытларында чишмә буе кайткан кунаклар, авыл кешеләре белән тула. Ярышларда катнашучылар һәм бәйрәмне караучылар – барысы да чишмә суын татып карамыйча калмый. Чишмә тавында сабантуйлар төн уртасына кадәр дәвам итә. Анда чишмә җырын тыңлап, җаныңны сафландырасың; тирә-якка күз ташлап, кабатланмас табигать матурлыгы белән хозурланасың; шифалы һәм татлы суын эчеп, тәнеңә сихәт аласың. Чишмәләр кешегә тормыш алып барыр өчен генә кирәк түгел. Алар – рухи көч, дәрт чыганагы да. Чишмәләр гомер-гомергә шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар өчен илһам чишмәсе булып хезмәт иткән.
Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел. Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.
Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.
Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел. Соңгы елларда сулыкларның пычрануы, ярларыбызның җимерелүе, чишмә башларыбызның томалануы күңелне борчый. Мохитне берөзлексез пычратып тору экологик халәтнең бозылуына, табигатьнең зарарлануына китерә. Кеше үз эшчәнлеге белән үк Җир йөзендәге бар тереклекне, шул исәптән үзен дә юкка чыгарырга мөмкин. Без бу турыда бик яхшы беләбез һәм онытырга хакыбыз юк. Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.
«Чишмә бәйрәме» ачык чара эшкәртмәсе
Челтерәп аксын чишмәләр.
** Укучылар милли киемнән килгән кунакларны сәламли
Усалием, синдә генә
Синдә генә сихри моңлы
Даны киткән еракка.
Чишмә суын сагынып кайта
Киткәннәр дә еракка.
Тау астында “Контор чишмә”без
Татлы суын без аның
Күңелләргә шифа бирә
Салкын чишмә сулары.
Авылым иганәчесе ярдәмендә
Матурланды чишмә юллары.
Кабатлыйм бер сорауны Өнемдә һәм төшемдә
“ Кеше булып яшәргә Нәрсә кирәк кешегә?”
Гүзәллек диләр гөлләр.Иркенлек диләр җилләр.
Тормыш матур, тормыш яхшы,
Кадерен белеп яшисең.
Олы эшләр эшлим, диеп
Игелекле гамәлегез өчен
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, авылдашлар, кадерле балалар!
— Бүген Үсәлидә чишмә бәйрәме. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Петрович Иванов, *
2. Бүгенге очрашуны “Чишмә бәйрәме” дип атадык. Гап-гади көнне бәйрәм тантанасына әйләндерүче, авылыбызның йөзен, яшәешен даими кайгыртып торучы Үсәли авыл җирлеге башлыгы Зиатдинов Альмир Имаметдин улына якын тирә авыл халкы бик рәхмәтле. Сүзне Альмир Имаметдиновичка бирәбез.
Безнең авылыбызда матур чишмә пәйдә булды. Бу билгеле инде көнне-төнгә ялгап эшләүче кешеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.Без аларга олы рәхмәтебезне җиткерэбез.
Мамадыш муниципаль район башлыгынын Рэхмэт хаты белән бүләкләнәләр:
А.б. Чишмәләр. Салкын сулы йөгерек чишмәләр. Алар гасырлар буенча ничәмә – ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар.
Безне бирегә җыйган Кантур чишмәсе дә шундыйлардан. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа ничә яшь, аны кем ачкан- билгесез. Тик шунысын әйтә алабыз: үзенә яңа гомер биргән Ирек Миннехарис улы Миннегулловка рәхмәтен ул бик күп еллар Үсәли халкын саф суы белән сыйлап, җырлый – җырлый агар.
Сүз Ирек Миннехарис улы Миннегулловка бирелә
А.б. Кем булсак та, бер нәрсәне онытмыйк – без авыл кешесе. Шушы җирдән чыккан, шушында туган. Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битеннән бәреп чыккан чишмә суларын эчеп үскән. Табигать безгә, үз балалары итеп, шундый уңдырышлы җир, туфрак, чишмәләр биргән.
Үсәли авылы чишмәләргә бик бай: Дилпәр, Казарма асты, Торналар сазы, Абыстай чишмәсе, Апанай, Мазар, Керәшен очы, Дәүләтша, Сәгъдетдин чишмәләре. Тагын әле ерганакларда тибеп яткан күпме чишмәләр бар!
Аларның тарихын, кадерен күңелләрендә саклаучылар бар арабызда. Сүзне аларга бирик.
Нуриева Фатыйма апа
Фазылов Мөнир абый ***Гильметдин абый
А.б. Төбәгебезнең яме, җирнең җаны булган чишмәбез барыбызга да якын, кадерле, газиз. Салкын чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Халык йөрәге кебек бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап, күп кенә җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Аксакал нәсихәте. /Илдар Юзеев
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә – җанга сихәт – дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Дулкынланып, йөрәкләргә агып,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Күпме сахра сусыз кибә, корый,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусыз калса әгәр, корыячак
Табигатьнең иркә гөле без.
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Их, яшисе иде озак, мәңге.
Табигат ь тән башка үле без.
Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,-
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыр телебез.
Чишмәләрнең кадерен белегез!
А.б. Ләкин табигатьнең байлыгы чиксез була алмый. Аңа һәрвакытта да ярдәм итеп торырга кирәк. Табигатебезгә игътибарлырак, ихтирамлырак булсак иде!
А.б. Бүгенге чарабызда катнашкан һәм аны оештыруга зур өлеш керткән һәммәгезгә дә бик зур рәхмәт.
Сочинение на татарском языке чишмэ
Интернет-портал учителей РТ
«Туган авылым чишмәләре»
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
АЧАСЫР ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
«Туган авылым чишмәләре»
(тикшеренү-эзләнү эше)
7 нче класс укучысы:
Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы
Югары категорияле башлангыч класс укытучысы:
Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы
2017 нче ел
ЭЧТӘЛЕК
I. КЕРЕШ.
Тикшерү эшенең темасы: Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихы.
Теманың актуальлеге: атамаларны өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.
Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр, ясалма күл.
Тикшеренү методлары: эзләнү, тикшерү, нәтиҗә чыгару.
Тикшеренү вакыты: 2013-2016 нчы еллар.
II. ТӨП ӨЛЕШ.
1) Мин, Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче классында белем алам. Беренче укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык.
Минем өем яныннан “Бәйрәш” чишмәсенә юл үтә. Чишмәнең борынгы исеме Бәйрәш бабай белән бәйле. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан.. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди. Мин әнием белән шул чишмәдән су алып кайтам. Чишмә суы белән әби-бабайларны да сыйлыйм. Алар бит элек-электән шул чишмә суларын эчеп яшәгәннәр. Чишмәнең шифалы сулары алар өчен бик кирәк дип уйлыйм.
Мин чишмәләребез турында материал җыйдым. Сезгә дә эшемне тәкъдим итәм.
Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.
Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Ачасыр да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.
Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.
Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толы тарихыбыз – Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.
3) Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).
Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
(Ә.Исхаков)
“Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.
Шуның берсе – «Бәйрәш чишмә».
“Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди. Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.
“Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.
“Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер.
Туган якның изге чишмәләре,
Туган якның татлы сулары,
Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-
Татып кына кара, нибары!
( Гөлназ Гарипова)
«Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.
“Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.
“Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.
“Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.
2017 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.
Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.
III. Нәтиҗә ясау.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
IV.Йомгаклау сүзе.
Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит. Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!
Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
һәрбер кеше белсен бәһәңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
(Гөлназ Гарипова).
V. Кулланылган әдәбият.
1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994
2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
3. Әнәс Исхаков “чишмәләр иле син, Туган як!”. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.
.4. Шагыйрьләрнең шигырьләре.
5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.