Родной край на татарском языке

Презентация на тему: «Татарстан-туган ягым » (Татарстан-мой родной край)

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Описание презентации по отдельным слайдам:

Перевод слов с татарского языка на русский язык: җитештерелә, тигез хокуклы, дәүләт, горурлан, билге, борынгы, кабилә, сүрәтләнгән, мөстәкыйль, дан тоткан, горур, һөҗүм, илчеләр

Перевод словосочетаний с татарского на русский язык: Татарстанның башкаласы, безнең байлыгыбыз, Татарстанда җитештерелә, борынгы риваять, мөстәкыйль дәүләт, Сөембикә манарасы, татар халкының горурлыгы, сәнгать әсәре, ханбикәнең матурлыгы,

I тур. “ Моя Родина- Татарстан.” Вопросы: 1)Татарстанның башкаласы. 2) Татарстанның иң зур елгасы. 3) Республикабызның төп табигый байлыгы. 4) Татарстанда сәгать заводы булган шәһәр. 5) Татарстанда йөк автомобильләре чыгара торган шәһәр. 6) Татарстанда балык исемен йөртүче шәһәр. Татарстанда И.И.Шишкин яшәгән шәһәр. 7) Татар егетнең милли баш киеме. 8) Татар кызларының милли баш киеме. 9) Күннән эшләнгән чигүле татар милли аяк киеме. 10) Татарстанда нефтьчеләр шәһәре. 11) Татарстанның химия промышленносте шәһәре.

II тур. “ Символика Республики Татарстан.” Вопросы: 1) Татарстан Дәүләт гербының авторы. 2) Татарстан Дәүләт флагының авторы. 3) Татарстан Дәүләт гимнының авторы. 4) Татарстан Дәүләт гербына төшершлгән рәсемдәге җәнлек исеме. 5) Татарстан Дәүләт флагының төсләре.

III тур. “Известные личности Татарстана “ (Татарстанның танылган шәхесләре). 1) Казан университетының беренче ректоры. 2) Алабуга урманнарын сүрәтләгән рәссам. 3) Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган шәхес. 4) ”Шүрәле” әкиятенең авторы. 5) ”Шүрәле” балнтныңң авторы. 6) “Алтынчәч” операсын язган композитор. 7) Этнограф, халык авыз иҗатын җыючы, тарихчы, телче, беренче аңлатмалы сүзлек авторы.

8) Беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты, “Тукай маршы” авторы. 9) Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы. 10) Халыкара классик балет фестивале аның исемен йөртә. 11) Халыкара опера фестивале аның исемен йөртә. 12) Татар дәүләт академия театры аның исемен йөртә. 13) Татар дәүләт драма һәм комедия театры аның исемен йөртә.

Ребусы. 100 “ә” 6 “н” М+ “ мать” сүзенең татарчасы + ра

КРОССВОРД Бу сүздә нинди манара исеме качкан? Татарстанның гербында нәрсә сүрәтләнгән? Татарстанның елгаларын беләсезме? Как вы скажите Родина на татарском языке? Татарстан республиканың гимнын кем язган?

V тур Чистополь Угадай Что изображено на рисунке?

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Номер материала: ДБ-164853

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

сочинение «Мой край родной» на татарском языке

Родной край на татарском языке. Смотреть фото Родной край на татарском языке. Смотреть картинку Родной край на татарском языке. Картинка про Родной край на татарском языке. Фото Родной край на татарском языке

Сичинение ученицы 9 класса Гайфуллиной Алины Ринатовны о своей Родине. Конкурс сочинений » Мой родной край» Описывается красота родного края. Используются стихи собственного сочинения.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Сез кайдан дип сорасагыз,

Шушы булыр сүз башым:

Кырлай якларыннан мин дә,

Тукай минем якташым.

Мин Кырлайдан ерак булмаган, табигатьнең сихри почмагына урнашкан кечкенә генә бер авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә чыңлавын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.
Тау астына салынгандыр

Бер чишмә суын эчкәнбез

Ишет, бар дөнья, ишет!

Челтерәп аккан салкын чишмәләре дә,авылны һәъяклап чолгап алган урманнары да, башларны әйләндерерлек саф һавасы да йөрәгемдә мәңге югалмаслык эзен калдырды. Бу якларны искә төшерү белән, күңелемне иң якты хәтирәләр били.Балачакның иң бәхетле мизгелләре монда- дөньяга тәүге тапкыр аваз салган җирдә. Дуслар белән каз бәбкәләре ашаткан болыннар,кәҗә бәтиләрен куып чапкан тау битләре, кайда сез? Таңга кадәр жырлап утырган чаклар, сез кайда? Бу чакларның кайтавазы булган көйләрне кабаттан ишетәсе килә.

Кайдан бу моң, аһәң дисез.

Билгеле, туган яктан.

Җырларымны көйгә салам.

Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның бу яклардан булуы да юкка гына түгел. Табигатьнең серле почмагы булган Арча яклары иҗатка илһамландырып, үзенең хәер-фатихасын биргәндер кебек тоела миңа.Гүзәллекне күреп үскән шагыйрь, һәрбер агачка сокланып, болай ди:

«Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.»
Бу наратлар мине кая барсам шунда озата бардылар. Мондый гүзәллек беркайда да юктырдип уйласам, ялгышканмын. Бар икән! Еллар үтү белән Яшел Үзән икенче туган илемә әйләнде.

Яшел Үзән торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип,

Төрле уй корган җирем.

Яшәрәсең көннән-көн син

Идел буена ямь өстәп.

Яшел бишегем син минем,

Тирбәт назлы көең көйләп.

Яшел Үзән төбәгендә дөньяга килеп, әнисенең бишек җырын тыңлап, бу дөньяга беренче адымнарын ясаган Каюм Насыйри, Идрис Туктаров, Афзал Шамов, Мәхмүт Хәсәнов, Усман Әлмиев,Гомәр Саттаров кебек Бөек шәхесләребез булу-безнең горурлыгыбыз. Сандугачларны көнләштерерлек искиткеч тавышлы җырчы кызыбыз Динә Гарипова да шәһәребезне дөньякүләм танытты.

Гомеремнең иң татлы мизгелләрен шушы шәһәр белән бәйләвемә, туганнарым, дусларым белән бергә яраткан шәһәремдә яшәвемә сөенәм.

Түбәндәге шигъри юлларны Яшел Үзәнем, сиңа багышлыйм.

Источник

Стихи на татарском языке о родине

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур.

Пара лошадей

Кызыл Ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Ьәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».

Красная Ромашка

Лишь лучи лугов коснулись –
Все ромашки встрепенулись,
На подруг глядят с любовью:
«С добрым утром!
Как здоровье?»

Тихо гладит на рассвете
Лепестки ромашек ветер,
И заря росою чистой
Осыпает луг душистый.

Что за счастье — так качаться,
Невзначай подруг касаться!
Только вдруг случилось что-то,
На цветы легла забота:

Это девочка-ромашка
Загрустила — вот бедняжка!
Не белы её обновы,
Лепестки её багровы.

Как одна, ромашки луга
Все похожи друг на друга.
Отчего ж оделась эта
В лепестки иного цвета?

Окружили всей гурьбою:
— Что же, девочка, с тобою?
Мы белы, а ты багряна,
Это странно, очень странно.

И ромашка им сказала:
— В страхе я всю ночь
дрожала.
Здесь солдат в разгаре боя
Защитил меня собою.

На рассвете вражьи пули
По плечу его хлестнули,
Но не чувствовал он боли,
Все враги остались в поле!

Лепестки мои багряны —
Это кровь его из раны,
Я в кумач теперь одета,
Как Чулпан — звезда
рассвета.

И пошёл он снова биться.
Кровь его во мне струится,
Алой звёздочкой горю я,
На заре о нём тоскуя.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Родная деревня

Стоит деревня наша на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я все в краю моем.

Здесь бог вдохнул мне душу, я свет увидел здесь,
Молитву из Корана впервые смог прочесть,
Впервые здесь услышал слова пророка я,
Судьбу его узнал я и путь тяжелый весь.

Запомнились навеки событья детских лет,
Нет времени счастливей, забав беспечней нет.
Я помню, как, бывало, по черной борозде,
Шагал со старшим братом я за сохою вслед.

Я многое увижу, — ведь жизнь еще длинна,
И ждет меня, наверно, дорога не одна.
Но только, где б я ни был и что б ни делал я, —
Ты в памяти и сердце, родная сторона!

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *