Сочинения все на татарском языке
Сочинениеләр
Скачать:
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово т ө п гомуми белем м ә кт ә бе» муниципаль бюджет гомуми белем бир ү учреждениесе
Әтием – горурлыгым минем!
(Энергетиклар к өне уңаеннан)
Язды: 7 нче сыйныф укучысы
Укытучы: Исм ә гыйлева Г өлнара
Очрамасын токлы чыбык
Гел якты ут янып торсын
Безнең матур киемнәребез булмас иде. Чөнки тегү фабрикалары электр энергиясез эшли алмыйлар бит. Кибетләрдә шулкадәр тәм-томнар булмас иде. Чөнки кондитер фабрикалары да электрсыз эш башкара алдмый. Юл тулып төрле маркадагы машиналар да йөри алмас иде. Заводларда да бөтен хезмәт автоматлаштырылган, ә автомат кнопкалар электрсыз хәрәкәткә килә алмый. Аралашу чарасы булып, бары хатлар гына йөрер иде. Телефон, интернет та электрсыз эшләми.
Без бүлмәбездә ут кабызсак, радио яки компьютерны кушсак, яисә микродулкынлы мичтә азак җылытырга уйласак, һәрвакыт электр җиһазлары һәм электр энергиясе кулланабыз. Электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Үзен күреп булмаса да, без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз.
Ә инде әти- әниләр бик борчылмасыннар өчен,
Электик абый эшендә тынычлап йөрсен өчен,
Электр тогының көче зур. Ул уенчыкларны хәрәкәткә китерә, магнитофон, компьютерны кабыза, станокны эшләтә, хәтта электровозларны йөртә.
Буа электр челтәрендә дә йөзләрчә кеше – төрле һөнәр ияләре –электромонтерлар, инженерлар, машина йөртүчеләр эшли. Безнең бүлмәләребез якты, җылы булсын өчен, завод-фабрикалар өзлексез эшләсен өчен көн озын хезмәт куя. Бу җаваплы да, дәрәҗәле дә хезмәткәрләр арасында минем әтием дә бар. Аның турында иншамда күбрәк тукталасым килә. Әтием Царев Виктор Анатолий улы 1967 нче елның 6 декабрендә Буа шәһәрендә гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Әтиемнең әти-әниләре, ягъни бабаем белән әбием гомер буе шикәр заводында эшләгәннәр. Балаларын да кечкенәдән эш сөяргә өйрәткәннәр. Әтием дә кечкенәдән бик тырыш була, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый. Өйдә күп эшне үзе башкара. Сеңелесе Ленага да төп ярдәмче була. (Бу апам хәзер безнең мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта). Шәһәрнең 1 нче номерлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, әтиемне армия сафларына алалар. Анда чыныгып кайткач, Волжск шәһәрендә урнашкан Электромеханика техникумына укырга керә. Студент еллары да бик тиз үтеп китә. Кулына диплом алган егет туган шәһәренә кайта. Хезмәт юлын ул Буа электр челтәрендә башлый. Беренче көннән үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Шуңа да ул эшен алыштыру турында уйлап та карамый. Бүген дә ул яраткан коллективы белән эшли. 23 елдан артык эш стажы бар. Шушы вакыт эчендә нинди генә эш башкармаган да, нинди генә рәхмәт сүзләре ишетмәгән ул! Әтием мәктәпкә дә гел ярдәм итеп тора. Авылыбызның һәр кешесенә аның файдасы тими калмагандыр. Ул беркайчан зарланмый. Киресенчә, кешеләргә ярдәм итүдән ямь таба. Ял көннәрендә дә әтиемне борчучылар табыла. Кемнеңдер уты начар яна, кемгәдер счетчик урнаштырырга кирәк, кемдер яңа йортка күчәргә җыена…
Мин әтимә охшарга тырышам. Аның кебек тырыш, сабыр булырга телим. Мәктәптә дә гел ”4”ле һәм “5” ле билгеләренә генә укыйм. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Рус милләтеннән булсам да, татар телен яратып өйрәнәм. Төрле бәйгеләрдә дә теләп катнашам. Әти-әниемне гел уңышларым белән сөендерергә телим.
Куркынычлар гел булмасын,
Эшләрегез гел уң булсын,
Хәвефсез көннәр телим.
Әтием – горурлыгым минем!
Предварительный просмотр:
“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
Эшне башкарды: 8 нче сыйныф укучысы
Царева Александра Викторовна
Җитәкче: беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
Әле җәй иде, җәй иде…
Әле кешеләр эштән кайтканда су буена төшеп коеналар, рәхәтләнеп йөзәләр, әле төннәрен тышта йоклыйлар иде.
Ләкин көз җитте, көз килде…
Көз сиздерми генә бер җәйге иртәдә килеп җитә, моны әле күп кеше сизми. Әле кояш та каты кыздыра, әле табигать тә яшел.
Ләкин җитте инде ул көз, тагын килде…
Аны бакчадагы тирәк агачлары сизде, алар да шомлырак шаулый башладылар. Алар шулай зарланалар, эч серләрен бушаталар. Әй дөнья, нигә болай соң син? Кай арада җәйләрең үтеп китә?
Бакчадагы шомырт та әкренләп берничә яфрагын саргайтып куйды, хәсрәтле җилфердәп, гомернең кыска булуыннан зарланды.
Көз – бик тиз килеп җиткән була һәм, олы җанлылык күрсәтеп, җәйгә үзенең эшләрен тәмамларга берәр атна мөмкинлек бирә. Ләкин инде боларның барысын да ашыктырып көз эшләтә. Урамнарда җил йөгерә башлый, ул җәйне куалый, көз патшалыгына урын әзерли. Урманнарга, кырларга, бакчаларга көзге моңсулык тула. Бу билгеләр август ахырында ук сизелә башлый. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә.
Мәктәп каршысында төрле агачлар үсә. Мин аларга һәркөн иртән сәлам бирәм, күзәтәм… Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Тирәкләр дә кышка әзерләнәләр. Имәннәр әле ашыкмыйлар. Ә менә тәҗрибә бакчасындагы чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре күптән бушап калды инде. Ул кырларны кара каргалар үз итә. Ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрдән рәхәтләнеп сыйланалар. Канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем очып йөриләр.
Бер генә кош та җәй аендагыча сайрамый. Һәммәсе ашыгыч ыгы-зыгыда. Кырларда чөгендер алалар. Машиналар да тыз да быз чабып тора: чөгендер ташыйлар. Мул уңыш зурайганнан зурая бара. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Кыр казлары да китү ягын карыйлар. Киек кошларга карап, тагын күңелсезләнергә сәбәп табасың. Аларның тавышларында Туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышын тоясың! Көзнең иң дулкынландырганы – кошларны озату. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
Табигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Октябрь башы гына булуга карамастан, беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак мамык сипте. Ул әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матуррак күренәләр.
Әллә кыш та җитәме? Юк, ашыкма. Бу әле ак көз. Карлы көз. Монда әле чаңгыда да шуып булмый. Бабайлар да чын кышны беренче кар яугач кырык көннән соң гына килә, диләр. Өлгеререр әле… Кыш та бик озын ич. Хәзергә көзге үзгәрешләр белән хозурланып калырга кирәк. Яфрак яңгырын да күрмичә калу килешмәс.
Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе
Зур Фролово төп гомуми
9 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең иң
катлаулылыкларны читтән күзәтеп кенә
төшенеп булмый. Гаҗәп нәрсә инде гаилә
Мин гаиләне нинди итеп күз алдына китерәм? Гаилә, киң таралган рәсемнәрдә сурәтләнгәнчә, әби белән бабайдан, әти белән әнидән һәм балалардан торырга тиештер. Дөрес, барлык гаиләләр дә шул кадәр тулы булмаска да мөмкин. Мин беләм: кайбер гаиләләрдә бабайлар юк, чөнки аларның күбесе сугышта үлгән, ә күбесе сугыштан соңгы заман авырлыгын күреп бакый дөньяга иртә киткән.
Нәрсә соң ул гаилә? “Гаилә” – бик таныш, бик аңлаешлы гади сүз. Бу төшенчәгә шатлык һәм кайгы, көлке һәм күз яшьләре дә керә. Барлык гаиләләр дә мәхәббәт, бәхет, яхшылык чыганагы булса иде. Гаиләдә бердәм рухлы, бер-берсен яратучы кешеләр була. Уртак уйлар белән тыныч тормыш итү – гаиләнең төп максаты. Тынычлык ул барлык эшләрдә дә килешеп, бер-береңне аңлап яшәү. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.
Әтием Гайнетдинов Рамил 1966 нчы елда Каенлык аылында җиденче бала булып дөньяга килгән. Аның әтисе Гафият Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Күпне күргән бабам балаларына дөрес тәрбия биргән, кечкенәдән эш сөяргә өйрәткән. Әти шофер булып эшли, техниканы бик ярата. Аның мактау кәгазьләре дә бик күп. Эшкә бик иртә китә һәм соң кайта. Аның кайтуын без машинасы тавышыннан беләбез. Әтине бигрәк тә кечкенә сеңелем – Камилә көтеп ала. Аннары үзенең вак-төяк сораулары белән аның башын катыра. Камиләне без барыбыз да бик яратабыз. Шуңа күрәдер инде, ул иркәрәк тә.
Әтием белән әниемнең бергә яшәүләренә шактый вакыт үткән. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Әни башлаган җөмләне әти тәмамлый. Алар үрнәгендә булса кирәк, без – сигез бала бик тату яшибез, гәрчә төрле холыклы булсак та. Һәрберебезнең яраткан эше бар. Кызлар тегәргә, чигәргә, пешерергә ярата. Бу һөнәрләргә аларны әни өйрәтте. Ул сабыр холыклы. Әнием – күз нурым, минем иң кадерлем.
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Абыйларым һәм мин күбрәк әти янында чуалабыз. Шуңа күрә техниканы шактый беләбез. Мин каникулда әтием белән Тольятти шәһәрендә командировкада да булдым. Вакыт булганда үзебезгә акча эшләргә дә тырышабыз. Җәйләрен абыем Рәис белән ат көтүен көттек.
Без – тырыш гаилә. Яшәргә менә дигән өебез бар. Абзар тулы мал-туар асрыйбыз. Бакчабызда ни генә үсми? Кыскасы, һәрберебезгә эш җитә.
Күңелле итеп ял да итә беләбез без. Кичләрен бергә җыелганда өебез уен-көлке, җыр-моңнан шаулап тора. Кечерәкләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә тырышалар. Бергәләп гәҗит-журналлар да укыйбыз. Миңа “Татарстан яшьләре” газетасы ошый. Кызлар “Классная девчонка” ны яраталар.
Буа шәһәрендә безнең әби белән бабай яши, каникулларда без аларда булабыз. Еш кына алар Салават абыйның түбәндәге җырын көйләп йөриләр:
Гаиләдә татулык булмаса.
Тормышта язмыштан уңмасаң.
Әби белән бабай дип әйтәм генә, алар әле яшь. Күптән түгел әбиемнең әнисе дә исән иде. Ул тормышта күпне күргән, гомере буе хәләл көче белән яшәгән, авыр сугыш елларында да күршеләр белән ярдәмләшеп ачы тормышны җиңгән. Ул да безне бик яратты. Күзе начар күрсә дә, безне таный иде. Аны мин Әмирхан ага Еникиның “Әйтелмәгә васыять” хикәясендәге Ак Әби төсле күрәм. Ак Әбидән аермалы буларак, минем карт әби бик бәхетле булган. Ул газиз балалары, оныклары белән бергә яшәгән. Без туган телебезне, гореф-гадәтләрне, карт әби васыять итеп калдырганча, онытмыйбыз һәм саклыйбыз. Бергә җыелган вакытта әбине еш искә алабыз. Менә шулай сагынып искә алырлык матур яшәргә кирәк!
Безнең әти һәм әни балалары бәхете өчен яши. Мин аларга сәламәтлек һәм озын гомер юллары телим. АллаҺы тәгалә безгә дә аларны сөендерерлек көч һәм бәхет бирсен. Мин үземнең иншамны түбәндәге юллар белән тәмамлар идем: “Әй Раббым, мине кечкенәдән тәрбияләп үстергәннәре өчен аларга рәхмәтеңне иңдерсәң иде”.
Фамилия Имя Отчества
Гайнутдинов Айдар Рамилевич
МБОУ “Больше-Фроловская оош Буинского муниципального района РТ”
Ф.И.О. научного руководителя
Исмагилова Гулнара Тагировна
Предварительный просмотр:
Сәхнәбездә синең “Зәңгәр шәл“ең,
“Сүнгән йолдызлар“ың яналар.
“Без кабызган утлар“ыңа җырлап,
Зур үрләргә яшьләр баралар.
“Кандыр буе“, “Чалгычылар җыры“,
Моңландыра “Казан сөлгесе“.
Сәхнәбезнең гүзәл өлгесе.
Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевне белмәгән кеше юктыр. Алар турында матбугат язып тора. Бергә иҗат иткән әсәрләре сәхнәдән төшмичә уйнала.
С. Сәйдәшев һәм К. Тинчуринның иҗаты бер-берсеннән аерылгысыз. Тинчурин драма әсәрләрен җырлар белән иҗат иткән. Халыкның иң күркәм сыйфатларын, иң мөкатдәс уй-теләкләрен чагылдырган җыр, музыкадан башка чын милли театрны күз алдына китерү мөмкин түгел. Актерлык һәм режиссерлык эшчәнлеген Кәрим Тинчурин әдәби иҗат белән бергә алып бара. Аның әсәрләре халык тормышын, уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын тирәнтен белү, яхшы аңлау белән аерылып тора. Композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп иҗат ителгән “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы, “Җилкәнсезләр” сатирик комедиясе һәм башка иҗат җимешләре татар драматургиясе җәүһәрләре дип танылды.
Егерменче елларның урталарыннан К. Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били, һәм бу жанрда әдип аеруча зур уңышларга ирешә. Аның «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» исемле мелодрамалары шул чор татар театрының төп репертуарына әверелә, аннан соң да кабат-кабат уйналып, ничәмә-ничә буын тамашачыларның тирән мәхәббәтен казана. Салих Сәйдәшнең гүзәл музыкаль номерлары белән баетылган бу әсәрләр татар сәнгатендә М. Фәйзинең «Галиябану»ыннан башлаган музыкаль драма жанры традициясен алга таба үстерүдә зур роль уйныйлар.
Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы әле дә актуальлеген югалтмый. Еллар уза тора, ә без драматургның иҗатында, аның образларында, уздырган идеяләрендә, сәнгать алымнарында, уй-омтылышларында яңадан-яңа төсмерләр күреп, яңача, тагын да тирәнтен ача киләбез.
Тарихка күз алыйк әле. Дусты Кәрим Тинчурин тәкъдиме белән 1922 нче елда Салих ага Сәйдәшев Казанда яңа ачылган Кызыл Октябрь татар театрына музыка мөдире һәм дирижеры итеп эшкә алына. Нәкъ бу елларда аның композиторлык эшчәнлеге киң колач ала. Сәйдәшев профессиональ татар музыкасына нигез салучы буларак та безгә кадерле иҗатчы. Ул 60тан артык спектакльне музыкаль яктан бизәүче автор буларак санала. «Зәңгәр шәл», «Кара урман», «Өмә» җыры, “Наемщик» музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре, “Галиябану», «Асылъяр», «Балдызкай» җырлары, «Чын мәхәббәт», “Әдрән диңгез» халык арасында әле бүген дә яратылып башкарыла һәм тыңланыла.
Тормышта Салих абый үтә дә сабыр, ягымлы кеше була. Сөйләшкәндә дә иптәшләренә ул «бәгырь» дип эндәшкән. Ә зәңгәр күзләре гел моңсу елмая торган иде, дип искә ала аны замандашлары. Тормышның ачысын да, төчесен дә, шул ук вакытта газиз халкының мәхәббәтен дә татып яшәгән композиторның иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
Заһидә Тинчурина истәлекләренә тукталасым килә. «Тинчурин кешеләр белән дошманлаша белми иде. Сабыр иде бит ул Кәрим. Йомшак табигатьле адәм булды ул. Аның дуслары күп иде… Шулай да иң якыннары Абдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдәш. Болар дуслар гына түгел. Дуслыктан да югары төшенчә булса, аннан да югарырак булыр иде. Бу өч шәхес Тинчуринның шатлыгы, иҗат чыганагы булган. Төннәр буе сүзләре бетмәс иде аларның… Сәйдәш белән Тинчурин дуслыгы ул аерым тикшерелергә хаклы бер иҗат берләшмәсе иде… Алар бер-берсен иҗат рухы белән тулыландырып торалар иде… Соңгы вакытларында Сәйдәш сүлпәнләнде, боекты, язмас булды. Тинчуринны югалткач башланды аның бу халәте. Тинчуринсыз Сәйдәшне, Сәйдәшсез Тинчуринны күз алдына китерүе дә кыен». Татар театр сәнгатен үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән Кәрим Тинчурин һәм профессиональ татар музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыгына сокланып карыйм.
Кәрим Тинчурин турында ачылмаган серләр Рабит Батулланың хәтер дәфтәрендә том-том китап язарлык. Хәер, язучы Заһидә апа сөйләгәннәрне бер җепкә тезеп, аларны язып та чыкты инде. Әле язылмаганнары шактый икән. Рабит Батуллиннарның гаиләсе соңгы сулышына кадәр Заһидә апа янында булган. Туксан яшен тутырган ханымның янәшәсендә хәл белерлек якыннары да калмаган хәтта. “Сәйяр” труппасында әйдәп баручы героинялары белән шаккаттырган Заһидә апа берәүгә дә кирәкмәгән. “Заһидә апага 70 яшендә генә фатир бирделәр, – ди Рабит абый. Аның өендә кыш көне температура 13 градус кына иде. Шуңа күрә күп вакыт без аны үзебезгә алып кайттык. Җылы ризыклар белән сыйладык, юындырдык. Заһидә апаны сөйләштергәндә махсус билгеләр уйлап таптым. Аннан аны дүрт-биш сәгать ак кәгазьгә күчерә идем. Ул вакытта диктофон, магнитофоннар юк. Кәрим Тинчурин турындагы истәлекләрне шулай язып алдым. Ул бик фотосурәткә төшерергә яраткан. Рәсемнәр миндә саклана. Музей өчен менә дигән экспонатлар, ди язучы Рабит Батулла.
Режиссер, актер, үз театры өчен пьесалар язган Тинчуринга җиңел булмый. Аның өстеннән, театрда монополия ясап бетерде дип, үз труппасындагы актерлары ук шикаять яза. Тинчурин театрдан китеп бара, Әстерхан якларына юл тота. Әмма аны яңадан чакырып алалар. Театрны күтәрүдә аның өлеше бик зур була. Шунысы аянычлы: театр сәхнәсендә 50 яшьлеген бәйрәм иткәннең икенче көнендә үк аны кулга алалар. Баштарак чыганакларда аның яман шеш авыруыннан үлүе турында язсалар, соңыннан аны атып үтергәннәре ачыклана. Бүген Кәрим Тинчуринның кабере якынча Галимҗан Ибраһимовның җәсәде күмелгән урында дип фаразлыйлар.
Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль спектакльләр куела. Бүген дә тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә торган “Кара урман“, “Булат җыры“, “Монтерлар җыры“ һ. б. яратылып тыңлана.
Җыр-шигырь К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“, “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Казан сөлгесе“ әсәрләрендә күп һәм алар Тинчуринны драматург кына түгел, шагыйрь итеп тә таныттылар.
Драматургның “Тутый кош“, “Сакла, шартламасын“, “Американ“, “Җилкәнсезләр“, “Казан сөлгесе“ кебек комедияләрендә иске дөньяның яман чирләре яктыртыла.
С. Сәйдәшев композитор гына түгел, талантлы артист та. Аның көйләре «Зәңгәр шәл» не бер дә картайтмый. Еллар узса да, халык бу музыкаль әсәрләрне карарга агылып йөри. Замандашларның күңелендә Сәйдәш: урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары мәдәниятле, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Безнең күңелләргә дә ул кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәш буларак килеп керде. Бу шәхесләрне искә алуларыбыз, юбилейларын билгеләп үтүләребез рухларына дога булып барсын иде.
Сочинение по татарскому языку на тему «Родной Язык»
Иң татлы тел − туган тел,
Анам сөйләп торган тел
(Инша)
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.
Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.
Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.
Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.
Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.
«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «. ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм. » − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.
Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!
Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.
Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:
Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,
«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −
дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:
Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,
Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,
Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.
Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам. −
дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:
Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,
Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.
И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.
Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә: