Татарский язык баш кисэклэре
Җөмләнең баш кисәкләре
план-конспект урока по теме
4нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Предварительный просмотр:
Тема: Җөмләнең баш кисәкләре.
Максат: Укучыларга җөмләнең баш кисәкләре турында гомуми теоретик белем бирү; практик куллана белү күнекмәләре бирү; экологик тәрбия бирү.
– сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;
— үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне дəвам итү,
Җиһазлау: Ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар, музыкаль әсәрләр, презентация.
Материал: Татар теле. Башкортстанның татар мәктәпләре өчен дәреслек, 4 сыйныф.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Эш төрләре: телдән сөйләм, сүзлек эше, текст өстендә эш, Интернет челтәрендә эш.
Эш режимы: укытучы-сыйныф, укучы-укучы, укытучы-укучы.
Предметара бәйләнеш: Рус теле, рәсем сәнгате, музыка, әйләнә-тирә дөнья.
Дәрестә кулланылган методлар: традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр (мәгълүмати-коммуникатив технология).
— аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;
— фикерне логик чылбырга салу;
— мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;
— максатчанлык, активлык сәләтләрен формалаштыру;
-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
— эш сыйфатына бәя бирә белү;
— билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу;
— нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).
Предмет буенча : җөмләнең баш кисәкләре турында гомуми теоретик белем бирү һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.
1.Уңай психологик халəт тудыру.
— Исəнмесез, минем нəни дуслар,
Дəрес бит һəрчак шулай башлана.
Сез алырсыз бишле генə,
Күңелем минем моңа ышана. ( 1 слайд)
Рәхмәт сиңа,синең аша
Алам мин яхшы белем!
— Безгә бүген кунаклар килгән, алар белән исәнләшик,балалар. Үзебезнең белгәннәребезне күрсәтик,тәртипле һәм белемле балалар дисеннәр.
2. Белемнəрне актуальлəштерү.
— Әйдəгез, дəресебезне кроссворд чишүдəн башлыйк. Бу кроссворд сез үзлəштерə торган фəннəргə кагылышлы.
1) Бүген атнаның нинди көне? (Җомга)
2) Физкультура дəреслəре сезне нинди итə? ( Көчле )
3)Бармакларым унау минем,
Ун саны бит түгəрəк.
Саныйк əйдə бергəлəп ( Математика )
5) Матур-матур чəчəклəр,урманнар, тирə-яктагы матурлыкны аңларга, үзегез шул
матурлыкны ясарга өйрəтə торган фəн. (Рəсем)
— Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлə) ( 2 слайд) Үзбәя
3. Уку мәсәләсен кую.
-Нəрсə ул җөмлə? Белəсезме?
— Жөмлəлəр нəрсə ярдəмендə төзелә?
— Кем җавап бирә?( Сүзләр ярдәмендә төзелә )
— Менә сезнең алдыгызда сүзләр җыентыгы. Аларны җөмлә дип атап буламы? (тактага
сүзләр эленеп куела: дүрт, без, укый, сыйныф ( 3 слайд ) һәм (мәктәп, бүген, бара,
— Бу сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Әлбәттә,була. Әйдәгез төркемнәрдә җөмлә төзеп карыйк. (Җөмләләр укыла һәм 5 слайдта күрсәтелә) Үзбәя
— Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендәге сүзләрне нәрсә дип атыйлар? Җөмлә кисәкләре.
-Балалар җөмлә кисәкләре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?
— Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнербез?
– Кем җавап бирә? (Без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен өйрәнербез) ( 7 слайд )
Әфарин! Дөресрәк итеп әйтсәк, җөмләнең баш кисәкләре турында сөйләшербез. Дәресебезнең максаты, димәк нинди була? Әйдәгез бергәләп әйтик карыйк. ( 8 слайд ) Үзбәя
— Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз. (Антонио Вивальдиның «Кыш» темасыннан өзек тыңлау). Балалар, бу көйне тыңлаганнан соң күз алдыгызга ниләр килде? Димәк, сүз нинди ел фасылы турында бара? Слайдка карап текстның исемен укыгыз. ( 9 слайд ) «Салкын февраль көннәрендә». Бу сүзләр бүгенге көнгә туры киләме? Табигатьнең әле нинди чагы? Кышны җәнлекләр, кошлар ничек үткәрә? Дәреслекнең 99 битен ачыгыз, 173 күнегүне күзләгез. Текстны укып, әңгәмә корырбыз.
1) Укытучы тарафыннан уку.
2) Сүзлек эшен башкару. ( 10 слайд )
3) Текст аңлауларын ачыклау. (Төркемдә эшләү)
Бирем: русчага тәрҗемә ителгән һәм язылган җөмләләрнең тексттан татарча вариантын табарга. ( 11, 12 слайдлар ) (балаларга таратып бирелә) Үзбәя
-Әфарин,бу биремне дә дөрес үтәдегез. Хәзер ял итеп алу мөһим.
-Числоны, сыйныф эше язабыз. Беренче җөмләне укыйк.
— Чыршы ботаклары арасындагы ояда ялангач кош балалары чырылдашалар.
— Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди сорауга җавап булалар? (Кем? Нәрсә?) Нинди килештә? ( Исем, алмашлык б.к. )
— Сезгә яңа бирем. Бер төркем исем белән белдерелгән ияләрне, ә икенче төркем алмашлык белән белдерелгән ияләрне табып укый. ( төркемнәрдә эш итү һәм уку) Үзбәя
— Хәзер һәр төркем үз җөмләләрен дәфтәргә язып куя. Һәр төркемнән 2 бала такта янында
— Әйдəгез, ияләр астына сызып куябыз. Бер сызык ияне аңлата.
— Балалар, сез язган җөмләләрдә ия турында нәрсә хәбәр ителә? Беренче җөмләдә кош балалары турында? (Төркемнәрдә тикшерү). Чырылдашалар.
— Чырылдашалар җөмлəнең нинди кисəге, кем белə? Хәбәр. ( 14 слайд ).
— Әйе, бу хәбәр. Хәбәргә ничек сызабыз? Кош балалары чырылдашалар. (Сызу).
— Икенче җөмлəнең хəбəренə сызу. Өченче җөмлəнең хәбәрен хор белән әйтү, астына сызу. Үзбәя
— Шулай итеп, безнең туган җиребездә җәен генә түгел, ә кышын да бала чыгарып яшәгән
кошлар бар икән. 15-16слайдлар. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар? Быел Русия
ничек саклый алабыз?
— Дөрес,балалар. Без барыбыз да табигатебезне, туган – үскән җирләребезне сакларга мәҗбүрбез, бу – безнең изге бурычыбыз, чөнки бездән соң Җир – анабыз балаларыбызга мутур булып калырга тиеш. Күренекле шагыйрәбез Резеда Вәлиева шундый шигырь юлларын язган:
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын.
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә.
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы! (Р. Вәлиева) (19 слайд)
III. Рефлексив бəялəү этабы. (ОРЭ)
2. Бәяләү. Үзбәя таблицасы буенча.
1) «Кыш» турында кечкенә күләмле инша язып килергә
2) Кызыл Китаптан сирәк калган кошларны язып алырга.
3) Аларның рәсемнәрен ясарга.
Укытучы: Кышын бар тереклеккә дә мәрхәмәтле булыгыз, битараф калмагыз. Сөйләмегез матур булсын, телегез тәмле булсын. Бүгенге дәрестә алган белем-күнекмәләрне тормышта куллана алырсыз дигән өметтә торып калам.
Дәрес өчен зур рәхмәт! Уңышлар телим сезгә. Сау булыгыз!
Урок по татарскому языку. «Җөмләнең баш кисәкләре» (3 класс)
3 сыйныф. Татар теле дәресе.
Тема: Җөмләнең баш кисәкләре. Кабатлау дәресе.
Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүматны тирәнәйтү, дуслык, бердәмлек һәм тирә-якка сакчыл караш тәрбияләү
Предмет буенча нәтиҗәләр
Җөмләдә ия һәм хәбәрне таба белү, орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү
Ия һәм хәбәрнең баш кисәкләр икәнен аңлау, сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану
Җөмләдә ия һәм хәбәрне таба белү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Җөмләнең баш кисәкләрен мөстәкыйль таба белү
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру
Җөмләнең баш кисәкләрен табу
Кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу
Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру
Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү
Үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) кагыйдәләрен, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
Карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру
Күршең белән хезмәттәшлек итү
Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эшләү, группада эш.
Әйләнә-тирә дөнья белән танышу
Җөмлә кисәкләре, сыйфат, баш кисәкләр, ия, хәбәр
Төп һәм өстәмә ресурслар
1. Татар теле: 3 сыйныф. Ф.Ф.Харисова, Г.Р.Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. 2013ел., дәфтәрләр.
2. Тест биреме,алма сүрәтләре.
3. Көз темасына сюжетлы рәсем, кәрзиннәрдә көзге уңыш, ватман битендә агач сүрәте, биремнәр язылган яфраклар.
4. Проектор, экран, презентация, ноутбук.
Максат : дәрескә эш атмосферасы тудыру һәм укучыларны пихологик яктан сөйләмгә, яңа материалны үзләштерүгә, шәхси эшчәнлеккә әзерләү
Музыка уйный. Укытучы керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә алмалар.
– Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
Хор белән әйтү: (1 слайд)
Хәерле иртә дуслар! ( хор белән әйтү)
– Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә, табигатьне күзәттегезме?
– Укучылар, бүген табигатьтә нинди ел фасылы ? ( 2 слайд)
Көн нинди? Көз айларын санагыз әле . ( 3 слайд) ( Укучылырга җаваплары өчен кәрзиннән алмалар биреп барыла: кызыл, яшел, сары алмалар)
II. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: үткән теманы кабатлау, сыйфат, җөмлә турында белемнәрне ныгыту.
Проблемалы сораулар бирү.
-Мин үземнең кәрзинемдә сезгә биремнәр алып килдем. Әйдәгез әле шуларны эшләп китик әле. Бик уңганнарга минем бүләкләрем дә бар.
1 нче бирем. 4 группага яфракларга язылган табышмаклар бирелә.
Бу нәрсә уйлап карагыз әле. Билгеләргә карап белергә кирәк (4, 5 слайд)
Һәр группа 1 табышмакның җавабын әйтә.
— Сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?
— Димәк сез үткән дәрестә нинди тема белән танышып үттегез? (Сыйфат) (6 слайд)
Максат: эш вакытында арганлыкны киметү; киеренке халәтне стимуллаштыру; игъ тибарлыкның коцентрациясен арттыру
Укучылар ял итеп алыйк әле: мин сезгә сүзләр әйтәм, сез сыйфат ишетсәгез кул чабасыз, башка сүз ишетсәгез чүгәлисез. Әзерме? Башладык: кызыл, алма, китап, йомшак, оча, сары, баллы, якты, мәктәп, зур. Рәхмәт укучылар урыннарга утырабыз.
III. Проблемалы сораулар аша теманы, уку максатын кую. Дәрес темасын ачыклау.
Максат: укучыларның уку эшчәнлеге процесында яңа материал үзләштерүгә мотивацияләрен күтәрү; һәр укучының, уку-үзләштерү мәсьәләсен чишкәндә, мөстәкыйльлек, активлык һәм нәтиҗәлелек эшен оештыру
Җөмләләрне укучылар укыйлар. Презентациядә җөмләләрне тикшерү.
— Сез нишләдегез? (җөмләләр төзедек)
-Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә? (сүзләрдән)
-Хәзер шушы сүзләрне – яфракларны агачка урнаштырыйк әле. 2 төркемгә аерырга кирәк.
( Агачта ия, хәбәр сүзләре эленә)
— Нәрсә соң ул ия белән хәбәр? (кагыйдәне әйтәләр)
(Ия белән хәбәр җөмләнең баш кисәкләре)
Ия нинди сорауларга җавап бирә? Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
-Димәк безнең бүгенге дәреснең темасы нинди булыр микән? (җөмләнең баш кисәкләре)
Җөмләнең баш кисәкләре ( 8 слайд)
Максат: эш вакытында арганлыкны киметү; киеренке халәтне стимуллаштыру;
Җил исүдән туктый, туктый.
V. Дәреслек белән эшләү.
Максат : белемнәрне практикада куллана белү, ия белән хәбәрне җөмләләрдә дөрес табуны булдыру; үзләштергән белемнәрне ныгыту .
Дәфтәрләрне ачтык, число, сыйныф эше язабыз. ( Егерменче октябрь. Сыйныф эше) (Тактада язылган)
Матур язу күнегүләре
Көз җитте. Яңгыр ява. Ия белән хәбәр нең астына сызыгыз.
– Укучылар, китапларыгызны ачыгыз һәм бүгенге теманы укыгыз.
40 нчы күнегү. Җөмләләрне язып, ия һәм хәбәре астына сыздыру. (Күзләрне ял иттерү)
42 күнегүне телдән тикшерәбез. Ия белән хәбәрне әйтегез.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Тест биреме үтәү.
Хәзер укучылар мин сезгә тест биремнәре бирәм. Тест биремнәрен үзара тикшереп билге куялар. (алмалар бирү)
1 . Ия кайсы сорауга җавап бирә?
2. Җөмләнең хәбәрен билгелә.
3. Хәбәр кайсы сорауларг җавап бирә?
4. Җөмләнең иясен билгелә.
VI. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую. Рефлексия
Максат : дәрескә йомгак ясый белү; шәхси эшчәнлеккә һәм сыйныф эшенә үзбәя кую
-Нәрсә исегездә калды?
-Дәрес сезгә ошадымы?
Максат : укучыларга өй эшен бирү һәм биремне аңлату
43 күнегү, 28 бит. “Көз көне ял паркында” хикәя язарга.
– Укучылар, дәрес өчен рәхмәт сезгә.
Номер материала: ДБ-1309215
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Открытый урок по татарскому языку 4 кл «Җөмләнең баш кисәкләре»
3 сыйныф. Татар теле дәресе.
Тема: Җөмләнең баш кисәкләре. Кабатлау дәресе.
Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүматны тирәнәйтү
Максат: дәрескә эш атмосферасы тудыру һәм укучыларны пихологик яктан сөйләмгә, яңа материалны үзләштерүгә, шәхси эшчәнлеккә әзерләү
– Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.
Хор белән әйтү: (1 слайд)
Хәерле иртә укучылар! (хор белән әйтү)
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Сез дәрескә әзерме?(Әзер)
“ Җөмләдә ИЯ белән ХӘБӘР очрашканнар. ИЯ ХӘБӘРГӘ әйтә:
— Мин төп баш кисәк, чөнки җөмләдә нәрсә сөйләнгәнне мин әйтеп бирәм.
-Юк,- ди ХӘБӘР,- син ялгышасың. Синсез бит җөмлә төзеп була,ә минсез төзеп булмый.
— Ничек инде төзеп булмый?Мәсәлән, җөмлә» Көз.» Монда бит син юк!
— Син ялгышасың! Мин монда нуль формасында.Менә бу җөмләнең төрле формаларын ал: » Көз килде»., » Көз килер». Күрәсеңме: мин булдым. Ә менә мин җөмләдә синсез була алам. Мәсәлән, » Урамда салкын була башлады». Бу җөмләдә хәбәр генә, ия юк.
Мондый сүзләрдән соң ИЯнең кәефе киткән.
Укытучы: Нәрсә турында бу текст?
Балалар: Ия белән хәбәр турында
Укытучы: Димәк, бугенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
Укытучы: Число, сыйныф эше язабыз. ( слайдта текст)
Балалар, дәфтәрдә эше без башларбыз. (дәфтәрләренә язалар)
1.Баш кисәкләр астына сыз ( Слайд)
Яңгыр туктады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар.
Балалар, бу нинди жөмлә кисәге? ( төркемнәрдә тикшерү ) Ия. (13 слайд).
— Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди сорауга җавап булалар? (Кем? Нәрсә?) Нинди килештә? ( Исем, б.к. )
II. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: үткән теманы кабатлау, җөмлә турында белемнәрне ныгыту.
Проблемалы сораулар бирү. Әйдәгез әле шуларны эшләп китик әле
2. Карточкалар белән эш
Нокталар урынына ияләр өстәп яз.
. шигырь укырга яратасыңмы?
Балалар, бу нинди жөмлә кисәге? ( төркемнәрдә тикшерү ) Ия. (13 слайд).
— Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди сорауга җавап булалар? (Кем? Нәрсә?) Нинди килештә? ( Алмашлык б.к. )
Укучылар ял итеп алыйк әле: мин сезгә сүзләр әйтәм, ияне кабатласам кул чабасыз, хәбәрне ишетсәгез чүгәлисез.
Рәхмәт укучылар урыннарга утырабыз.
Дәреслек белән эш. 184 нче күнегү
Кошларны куркытмагыз. Әдәпле бул. Дәрескә соңга калмасын. Әти-әниеңнең сүзен тыңла. Кычкырып көлмә. Агачлар янында учак якмагыз.
— Нәрсә соң ул ия белән хәбәр? (кагыйдәне әйтәләр)
V. Дәреслек белән эшләү.
Хәзер укучылар мин сезгә тест биремнәре бирәм. Тест биремнәрен үзара тикшереп билге куялар. (алмалар бирү)
VI. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую. Рефлексия
-Дәрес сезгә ошадымы?
4- тулысынча кабатлый алмыйм, әмма иптәшләремә аңлата алам.
5- эчтән кабатлыйм һәм иптәшләремә аңлата алам.
VII. Йомгаклау.Өй эше бирү.
Максат: укучыларга өй эшен бирү һәм биремне аңлату 188 нче күнегү, 132нче бит. “Яз көне ял паркында” хикәя язарга.
Номер материала: ДБ-1161408
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Разработка урока (технологическая карта) по татарскому языку на тему «Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр» (7 класс)
(7 класста татар теле дәресе) Мөслим муниипал ь районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Р.Д.
Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр.
Укучыларны җөмләнең баш кисәкләрен таба белергә, төзелеше ягыннан ия белән хәбәрнең төрләрен аера белергә, синтаксик анализ ясаганда хәбәрлекле үзәкне дөрес күрсәтә белергә өйрәтү.
Укучыларда тел культурасын үстерү; заман таләпләренә җавап бирә алырлык әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Шәхси : Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау.
Регулятив : эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.
Танып – белү : Логик фикер йөртү, аңлап әйтеп бирү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау
ләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.
Ия, хәбәр, хәбәрлекле үзәк, грамматик нигез, гади ия, тезмә ия, гади хәбәр, тезмә хәбәр, кушма хәбәр
Татарча-русча ф разеологи к сүзле к. Ф.С.Сафиуллина
Укытучы, укучы эшчәнлеге (Биремнәр )
1 этап. Оештыруөлеше, мотивация.
1 этап.Укучылар белән уңай атмосфера тудыру
Бирем 1. Дәрестә кизү торучы укучының теләкләренә каршы һәр укучының җавап бирүе, бер-берсенә карап елмаешу.
Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.
Шәхси блок. (әхлакый-этик бәяләү)
2 этап. Эшкә кызыксыну тудыру.
Максат: бирелгән текстта кем турында һәм аның турында нәрсә хәбәр ителүенә игътибарларын юнәлтү, якташ язучылар белән горурлану хисе уятуга җирлек тудыру эше
Дәреслек белән эш. 160 күнегү. Якташ язучыбыз Ф.Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” әсәреннән алынган җөмләләргә һәм трилогияның төп герое Ирек образын эш-гамәлләдә кузаллау. (ия белән хәбәрне табу). Рус телендә бу терминнарның бирелешен ачыклау.
Дәреслек белән эшләү. 84 нче биттәге 162 күнегү. Ияләрне табу, аерымлыкларын ачыклау.
Регулятив: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
Танып-белү эшчәнлеге. Җөмләнең грамматик үзәген табуга, төрен белүгә кызыксынучанлык;
Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.
Шәхси: әхлаклы булырга омтылу
3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.
Максат: Җөмләдә грамматик үзәкне дөрес таба алу, төп фикерне һәм аның турында ни хәбәр ителүен белү.
Укытучы сүзе. 161 күнегү. Җөмләләрнең иясен табу, кайсы сүз төркеме белән бирелешен ачыклау, исем булса, ясалышы ягыннан төрен белү.
Искә төшереп китик әле. “Җөмләнең баш кисәкләре” презентация карау
Кагыйдәгә нигезләнеп яңа тема белән таныштыру. Гади ия, тезмә ияне мисаллар өстендә аңлау.
162 күнегү. Тактада аерым-аерым һәр төркемнән берәр укучы чыгып күнегүләр эшләү. Шуннан чыгып, 1 укучының нәтиҗә ясавы.
Гади һәм тезмә ияләрне табарга өйрәнү.
Укытучы сүзе. Без бүген хәбәр төрләрен дә белеп китик.
2. Слайдлар карау, сорауларга җавап бирү.
Хәбәрнең төрләре гади, тезмә, кушма була алуын 86 биттәге кагыйдәләрне укып һәм күнегүләр эшләп аңлау, нәтиҗә ясау.
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.
Танып-белү эшчәнлеге: проблеманы кую һәм формалаштыру, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.
Коммуникатив эшчәнлек: мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек.
Шәхес буларак эшчәнлек: әхлакый-этик бәяләү, укучының фикерләү сәләте үстерелә
4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Максат: алган белемнәрне ныгыту
Укучылар, 165 күнегүдә җөмләләрне язып алу, хәбәрләрне табу, телдән төрен билгеләү. (шулай ук Ф.Садриев әсәреннән) 166 күнегүдә җөмләнең хәбәрен табу, төзелеше ягыннан төрен күрсәтү.
Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен матур, төгәл итү өстендә эш алып бару.
167 күнегүдә бирелгән һәр фразеологизмның мәгънәсен аңлау. Фразеологизмнар сүзлеге белән индивидуаль эш үткәрү.
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль
Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану
Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.
Шәхес буларак эшчәлек: әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше.
Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә
5этап. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
1. Укучылар! Чиста, матур әдәби телдә, мәкаль-әйтемнәр, фразеологизмнар кулланып сөйләшкән кешеләрнең чыгышы матур була. Үзеңне сөйләм әдәбенә өйрәтү планын төзик. (эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы, тактага чыгып, үз планнарының иң уңышлы дип санаганнарын язалар, аңлаталар).
Җирле диалект сөйләмен җәмәгать урыннарында кулланмау.
Сөйләмне урам сүзләре белән бозмау.
Сөйләмнең аһәңле, аңлаешлы, төгәл булуы.
2. перфакарталар белән индивидуаль эш. Карточкаларда бирелгән 3-4 җөмләнең хәбәрлекле үзәген табу.
Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль, үзбәя бирергә өйрәтү.
Танып-белү эшчәнлеге: мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану.
Шәхес буларак эшчәнлек: укуга уңай караш,
укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия .
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
1. 164 нче күнегүне биремдәгечә языгыз.
2. 164 нче күнегүдә баш килештә бирелгән сүзләрне ия итеп җөмләләр төзергә.
3. Тәкъдим ителгән сүзләр белән индивидуаль сайланган темага иҗади эш эшләү.
Әйтегез әле, бу дәрестән Сез ни алдыгыз? (Фикерләр тыңлана)
Шәхес буларак эшчәнлек: мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре.
Регулятив эшчәнлек: эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү.
Коммуникатив эшчәнлек: фикерне тулы итеп әйтә белү.
Танып белү: алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү.
Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.
Номер материала: ДВ-185577
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Подарочные сертификаты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.